news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда картлар йорты тәрәзәләре каршында 77 яшьлек бабай мәете табылган

news_top

14 апрель иртәсендә Казандагы «Вера-2» картлар пансионатының тәрәзәләре каршында 77 яшьлек бабай мәете табылган. Бу хакта «KazanFirst» хәбәр итә.

Табылган вакытта ир-атның 1 сәгать чамасы элек үлүе ачыкланган. Якынча мәгълүматлар буенча, бабай тәрәзәдән егылып төшкән.

Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, бабайда үлем алды язуы табылган, әмма аның эчтәлеге хәбәр ителми.

Һәлак булучының пансионатта торучы булуы билгеле. Пенсионерның үлем шартлары ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар