Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда карт әбине үз кызы подъездда читлеккә ябып тоткан

77 яшьлек хатын быел җәй буе подъезддагы тамбурда яшәгән.

news_top_970_100
Казанда карт әбине үз кызы подъездда читлеккә ябып тоткан

Казанда яшәүче хатын карт анасын озак вакыт дәвамында сусыз һәм ризыксыз подъездда тоткан. Бу турыда социаль челтәрләрдә Юлия Хәкимова язган. «Татарстан 24» каналы шул хакта хәбәр итте.

«Сусыз, ризыксыз, бәдрәфсез килеш ул көннәр буена утырды, күршеләре яныннан узып йөрде, кешеләр инде, тик берсе берни эшләмәде», — ди ул.

Юлия Хәкимова эшли торган үзәк әлеге вакыйга турында белеп алгач, бирегә халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасы вәкилләр килә, тик аларга озак вакыт беркем дә ишек ачмый.

Аннары пенсионер хатынны тамбурдан коткаралар, хастаханәгә салалар. Хәзер җәмәгать эшлеклеләре аның кызын җәзага тартуны таләп итә.

Соңрак ачыкланганча, 77 яшьлек карчык быел җәйдән үк подъезддагы тамбурда яши.

«Татарстан 24» каналы хәбәрчесе күршеләр белән аралашкан. Аларның сүзләренчә, күршеләр әбинең кызы белән дә, кияве белән дә сөйләшеп караган. Әбине мыскыл итүдән туктауны үтенгәннәр. Ләкин бу сүзләр файда бирмәгән. Аннары күршеләр социаль хезмәткәрләргә мөрәҗәгать иткән.

Күршеләре сүзләренчә, башта әби үзен-үзе карап тора, ләкин аннары инсульт була. Шуннан соң кызы белән кияве әбинең башка йорттагы үзенең фатирын сата һәм әбине аннан күчерәләр. Бу белешмә әлегә рәсми рәвештә расланмаган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100