Казанда каршы як полосадан артка таба барган машина йөртүчене тоткарлаганнар - видео
Казанның Минск урамында 82 яшьлек машина йөртүче ир-ат каршы як полосадан артка таба барган. Бу хәл 18 мартта №12 йорт янында булган, дип яза «Татарстан 24» сайты.
Полиция хокук бозучны тиз таба һәм аңа карата каршы як полосага чыккан һәм юл билгеләрен һәм разметканы санга сукмаган өчен ике административ беркетмә төзегән.
Хәзер ир-атка штраф салырга яки машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Материаллар судка җибәрелгән инде.
Видео: Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе