news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда каршеринг машинасы катнашындагы авариядә үсмер кыз һәлак булган

news_top
Казанда каршеринг машинасы катнашындагы авариядә үсмер кыз һәлак булган
Фото: Дәүләт автомобиль инспекциясе

Кичә кич Казанның Әмәт магистралендә «Chery» каршеринг автомобиле басып торган фурага бәрелгән. Бу юл-транспорт һәлакәтендә 17 яшьлек пассажир кызның гомере өзелгән.

Һәлакәт кичке сәгать 7ләр тирәсендә була. Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре хәбәр иткәнчә, машина руле артында Мәскәүдән килгән, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 19 яшьлек егет булган. Ул тизлек режимын һәм юл кагыйдәләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә, туктап торган «КамАЗ»га килеп бәрелгән. Аннан «Chery» машинасы читкә оча һәм хәрәкәт иткән «Hyundai» автомобиленә килеп бәрелә. Машинаның арткы өлешенә зур зыян килгән.

Кыз авария урынында ук үлгән. Шулай ук «Chery» машинасындагы 16 яшьлек пассажир да җитди имгәнә. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Каршеринг йөртүчесе машина белән чит кеше аккаунтыннан идарә иткән. Бу аккаунт аның Казандагы танышыныкы булган. Әлеге авария буенча җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә, Дәүләт автомобиль инспекциясенә сылтама белән, «Татар-инофрм».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар