Казанда кабер ташы һәм чардуган кую кагыйдәләре чыкты
Зиратта каберлектә төрле эшләр башкару өчен махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кабер ташлары, чардуганнар, обелисклар, скульптура, чәчәклекләр һәм мәрхүмне җирләү территориясендә урнашкан башка әйберләр турында тиешле указ шәһәр хакимиятенең электрон документлар җыентыгында чыкты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Хәзер каберлек территориясендә үтәргә тишле кагыйдәләр арасына түбәндәгеләр керә:
- Каберлек өстендәге корылмалар участок мәйданыннан чыкмаска тиеш;
- Каберлек өстендәге корылмалар зират буйлап йөрүгә һәм төзекләндерү эшләренә комачауламаска тиеш;
- Каберлек өстендәге корылмалар кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырырга тиеш түгел, аерым алганда, чардуганга кадый һәм кисә торган элементлар куярга ярамый;
- Чардуганның биеклеге 0,5 метрдан артмаска, кабер ташлары, һәйкәлләр һәм скульптура биеклеге ике метрдан артмаска тиеш;
- Җирләү урыны өчен җаваплы кешеләр кабер корылмаларын сакларга тиеш;
- Каберлек өстендәге корылмаларга мәрхүм турында дөрес булмаган биографик мәгълүмат кую тыела;
- Каберлек өстендәге корылмада башка гражданнарны рәнҗетүче символлар булырга тиеш түгел;
- Кабер корылмаларын урнаштыру күршедәге каберләргә һәм зиратны төзекләндерүгә тәэсир итмәскә тиеш;
- Каберлек өстендәге корылмалар тотрыклы итеп урнаштырылырга тиеш;
- Корылмаларны агачлар ауган очрактан, вандализм һәм табигый бәла-каза очракларыннан иминиятләштерү киңәш ителә.
Кабер өслегенә корылма урнаштырырга рөхсәт алу өчен зират җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барлык эшләрне махсус хезмәтләр генә һәм 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр башкара ала.
Кабер янына машина белән керергә ярамый, диелә хәбәрдә.