news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда кабат трамвайга ут капкан

Ялкын телләре чыгып торган җәмәгать транспортын шаһитлар видеога төшереп алган.

news_top
Казанда кабат трамвайга ут капкан

Бүген иртән Яңа Савин районында «Ак Барс Арена» стадионы каршында бишенче номерлы трамвайга ут капкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Маршрут буйлап бара торган трамвайның ток кабул итә торган җайланмасы яна башлаган. Җәмәгать транспорты Компрессорлар заводы ягыннан килә торган булган.

Янгын чыкканда салонда пассажирлар да булган. Алар барысы да чыгып өлгергән.

Әлеге вакыйганы узып баручы машиналарның видеорегистраторлары төшереп алган. Кадрларда ялкын телләре күренә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, зыян күрүче кешеләр юк. Трамвайлар хәрәкәте туктап торган.

Былтыр апрель аенда Казанда трамвай яна башлагач, пассажирлар тәрәзәдән чыгып котылган, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар