news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Кабан күле буенда «Дүртле бию» һәм «Сигезле бию» хәрәкәтләрен өйрәтәчәкләр

news_top

Киләсе атнада Казанда узачак халыкара вакыйгаларга әзерлек эшләре алып барылуы сәбәпле, 11 һәм 18 июньгә билгеләнгән «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию остаханәләре үткәрелми. Алдагы очрашу 25 июньдә Кабан күле буенда узачак. Чара кунакларына бай эчтәлекле бию тамашасы һәм татар халык биюләренә багышланган остаханә әзерләнә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Бу юлы татар фольклоры, бию сәнгате белән кызыксынучыларга татар халкының «Дүртле бию» һәм «Сигезле бию» күнекмәләре тәкъдим ителә. Очрашу хатын-кызлар арасында бию ярышы белән тәмамланачак.

Батлларда җиңүчеләр автомат рәвештә август ахырында узачак «Бию көрәше» бәйгесенең финалына уза, дип хәбәр итә Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Җәйге чара 18:00 сәгатьтә башлана. Шәһәр халкын, башкала кунакларын Һади Такташ урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге театрның амфитеатрында көтәләр.

Исегезгә төшерәбез, бию остаханәләренең яңа сезоны узган атнада, 4 июньдә башланып китте. Ул вакытта казанлылар өчен татар халкының «Йөрешләр» биюе буенча остаханә, «Түгәрәк уен» һәм «Күпер» халык уеннары үткәрелде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар