Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда көз ахырында һәм кышын нинди һава торышы булачак?

КФУ эксперты ни өчен ноябрьдә Казанда кар ятмавы, ә кышын яңгырлар явуы турында сөйләде.

news_top_970_100
Казанда көз ахырында һәм кышын нинди һава торышы булачак?
Владимир Васильев

Октябрь 145 ел эчендәге иң җылы алты ай арасына керде

Татарстан башкаласында аномаль җылы көз дәвам итә. Октябрь аенда уртача айлык температура 7,9 градусны (норма — 4,2 градус) тәшкил итте. Көзнең икенче ае 145 еллык метеокүзәтүләр дәвамында җылылык буенча абсолют лидер ук булмаса да, «җылы» рейтингта алтынчы урын алды. Октябрь аенда 8,7 градус җылылык белән беренче урынны берьюлы өч ел алган — 1935, 1974 һәм 2008 еллар. Рейтингның икенче урынында 2019 елның октябре — ул елны 8,5 градус булган, ә өченче урынны 8,4 градус температура белән 1896 елның октябре алган.

«Узган айда Казанда якынча 37,5 мм явым-төшем булды, бу норманың 80 процентын тәшкил итә. Октябрьдә берничә мәртәбә генә яңгыр яуды. Быел абсолют температура максимумы 2 октябрьдә теркәлде — көндез һава температурасы 20,3 градуска кадәр күтәрелде. Абсолют минимум 27 октябрьдә булды — температура -2,5 градуска кадәр төште», — дип сөйләде КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

145 еллык метеокүзәтүләр дәвамында октябрьдә иң җылы көн — 2005 елның 1 октябре булган, ул вакытта һава температурасы 24,6 градуска кадәр күтәрелгән, ә тарихи абсолют минимум 1968 елның 29 октябрендә теркәлгән — төнлә температура -14,8 градуска кадәр төшкән булган.

Октябрьнең өч декадасы да, аеруча беренче һәм икенчесе җылы булды. Беренче декадада уртача температура нормадан 4,2, икенчесендә 4,3, ә өченчесендә 1,4 градуска югарырак булды.

Аномаль җылы ноябрь

Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка ясалган фаразларына караганда, Казанда ноябрь аенда һава температурасы һәм явым-төшемнәр нормада булырга тиеш иде. Әмма октябрьнең соңгы көннәрендә фаразларга төзәтмә кертелде. Казанда уртача айлык температура күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак булачак икән.

«Әгәр 1961-1990 елларны алсак, ноябрьдә уртача температура нормасы -2,7 градусны, ә явым-төшемнәр 53 ммны тәшкил итә. Башка елларны алсак, анда башка саннар килеп чыга. Соңгы айларда иске нормалар буенча яшибез. 1 гыйнвардан 1991-2020 еллар өчен яңа нормалар чыгачак, алар чынбарлыкка күбрәк туры киләчәк. Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, быел ноябрьдә явым-төшемнәр нормада булачак. Ә температурага килгәндә исә, безне җылы аномалия көтә», — диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Спикер әйтүенчә, киләсе атна бик җылы торачак, уртача тәүлеклек температура нормадан 3,5 градуска югары булачак дип фаразлана. Айның беренче декадасында уртача температура нормадан 3,4 градуска югары булыр. Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура тискәре: 1 ноябрьдә — минус 0,1, 7 ноябрьдә — минус 1,8 градус булырга тиеш.

«Көнбатыш процесс бара, циклоннар һәм фронтлар Атлантикадан килә, шуңа күрә температура нормадан югары булачак. Климатик мәгълүматлар буенча, ай нормадан җылырак булачак, беренче декада һәм пентада да нормадан югары булачак дип фаразлана», — диде Переведенцев.

Норма буенча ноябрьнең беренче декадасында 1,4, икенчесендә 2,4, өченчесендә 4,6 градус салкын булырга тиеш.

Кызыклы тарихи фактлар

Казанда метеокүзәтүләр 1875 елдан бирле алып барыла. Шушы вакыт аралыгында иң җылы ноябрь 2013 елда (уртача температура — 3,5 градус) булган икән. Икенче урында 2008 елның ноябре (2,8 градус), өченче урында 1923 елның ноябре (2 градус). Иң салкын ноябрь 1891 елда булган, ул вакытта уртача температура 10,8 градуска кадәр төшкән. «Салкын» рейтингның икенче урынында 1907 елның ноябре, ул елны 10,6 градус салкын булган, ә өченче урында 1993 елның ноябре — 9,4 градус салкын булган.

«Иң „юеш“ ноябрь 1973 елда булган, ул вакытта шәһәрдә 98 мм явым-төшем яткан, бу нормадан ике тапкырга артыграк. Бу рейтингның икенче урынында 2002 ел (95 мм), ә өченче урында 1972 (85 мм). 1954 елның ноябрендә иң аз явым-төшем булган — нибары 5 мм явым-төшем теркәлгән. Икенче урында 6,6 мм күрсәткеч белән 1878 һәм 1892 елгы ноябрь айлары. Өченче урында 6,7 мм күрсәткеч белән 1945 елның ноябре», — дип хәбәр итте КФУ метеостанциясе мөдире.

Казанда метеокүзәтүләр тарихындагы иң җылы көн 2019 елның 7 ноябрендә булган, ул көнне температура 15,3 градуска кадәр күтәрелгән. Ә айның иң салкын көне 1984 елның 30 ноябрендә булган — төнлә һава температурасы -26,2 градуска кадәр төшкән булган.

Казанда кайчан кар явачак?

Аномаль көзге җылылык аркасында быел Татарстан башкаласында кар шактый соңарып явачак. Климатик исәпләүләр буенча, Казанда ноль билгесеннән күчү 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр була. Әмма бу көздә җылы аномалия күзәтелә.

«Беренчел фаразлар буенча, Казанда 20 ноябрьгә кадәр уртача тәүлеклек температураның нольдән күчүе көтелми. Күпьеллык мәгълүматлар буенча, бу күчеш гадәттә 31 октябрьдә була. Бу вакытта әле кар яумый, бу кыш алды сезоны. Беренчел фаразлар буенча, быел кар ноябрь ахырында гына явачак. Әмма озак вакытка ясалган мондый фаразлар 69-70 процентка гына чынга аша», — диде Мәдинә Шәрипова.

Спикер мәгълүматлары буенча, Казанда көзнең соңгы ае аномаль җылы булачак. Татарстан башкаласында 2008 һәм 2013 елларда ноябрь айлары шулай җылы булган. Күпьеллык уртача күрсәткечләргә караганда, Казанда кар гадәттә 17-21 ноябрьдә ява торган була.

Казанда кыш нинди булачак?

Казанда быелгы кыш аномаль җылы булачак дигән фаразлар бар. Бөтен тенденцияләр дә шуны күрсәтә, әмма салкыннар да булачак.

«Узган елгы кышны хәтерлисезме? Февральдә 10 градус салкын урынына минус 3 градус булды һәм яңгырлар яуды. Кыш дәвамында җылы һава массалары безгә Атлантикадан килде. Быел да нәкъ шуны күзәтәбез. Ноябрьнең беренче декадасында без көнбатыш процесс йогынтысында булачакбыз, җылы циклоннар көнбатыштан килә», — диде Юрий Переведенцев.

Спикер әйтүенчә, 21 гасырда берничә дистә еллар элек булган кебек зәмһәрир салкынлы кышлар бөтенләй юк икән. Глобаль җылыну бөтен планетада дәвам итә, ул нигездә кыш һәм яз, җәй хисабына килеп чыга.

«Кышларның күпкә җылырак булуын, ә язларның иртәрәк килүен күзәтәбез. Тенденцияләр шундый: салкын чор кими, ә җылы чор арта. Яз иртәрәк, көз соңрак башлана. Хәзер кыш алды булырга тиеш, ә без һаман да югары температуралар күзәтәбез», — диде Переведенцев.

Метеорологлар узган елгы кышны «классик булмаган», гаҗәеп аномаль, Европадагыча юеш һәм хәтта «алсу» дип тә атады. Шуңа күрә быел бу сценарийның кабатлану ихтималы аз, дип саный КФУ профессоры. Шулай да, үз исәпләүләре буенча, кышның җылы булу ихтималы югары дип фаразлый спикер. Әгәр ул чыннан да җылы булса, кар да күп булачак. Шул ук вакытта температура еш кына нольдән күчеп «уйнарга» мөмкин, ә бу исә автомобиль юлларына һәм авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясаячак.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100