Казанда күп катлы йортта фаҗига: янгында ике кеше үлде, бер кеше реанимациядә
Узган төндә Казанда Дежнев урамындагы биш катлы йорттагы фатирда янгын чыккан.
Ике кеше һәлак булды, бер кеше реанимациядә, дип хәбәр итте "Татар-информ".
Йорттан 36 кеше үзләре чыгып котыла алган.
Коткаручылар, беренче каттагы фатирдагы янгынны 14 минут эчендә сүндергәч, мәетләргә тап булганнар.
46 яшьлек ир-ат, 32 яшьлек хатын-кыз үлгән, 46 яшьлек ир-атны хастаханәгә озатканнар.