Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда исерек йөртүче утырган иномарка капланып, узып баручы хатынны таптап үтергән

Тротуарга очып чыгып, койманы җимереп, берничә тапкыр әйләнеп капланган машина эчендә йөртүченең хатыны, баласы да булган.

news_top_970_100
Казанда исерек йөртүче утырган иномарка капланып, узып баручы хатынны таптап үтергән
Казанның Җиңү проспектында Opel машинасы тротуарга очып чыккан, койманы җимергән, берничә тапкыр әйләнеп капланган. Шушы вакытта юл кырыеннан бара торган хатын иномаркага тапталып имгәнгән. Соңрак бу хатын үлгән. Бу турыда 22 сентябрьдә "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Бик җитди имгәнгән хатынны хастаханәгә алып киткәннәр. Ул бераздан табиблар кулында җан биргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Капланган машинада исерек йөртүчедән тыш, аның хатыны һәм баласы да булган. Хатын бераз сыдырылган гына, ә баланы хастаханәгә озатканнар. Салонда бала утыра торган кресло булмаган.

Авария ясаган йөртүче саклану каешын эләктермәгән булган. Шулай да ул җитди имгәнмәгән. 

Шаһитлар сүзе буенча, бу ир-ат авариядән соң үзен начар хис иткән, тагын алкоголь алыр өчен кибеткә барырга җыенган.

Авария урынына тикшерү төркеме килгән. Иномарка йөртүчене суд көтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100