news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда исерек кыз ишегалдындагы ике машинаны бәрдергән

news_top

Казанда 25 яшьлек кыз күптән түгел сатып алынган Citroën машинасында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Вакыйга Лукин урамындагы йорт ишегалдында була. Бу хакта «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.

Шаһитлар мәгълүматлары буенча, автоледи идарәне югалткан, яшел зонага чыккан һәм шунда торган 2 автомобильгә барып бәрелгән. Машинасына шактый зыян килүгә карамастан, кыз качарга тырышып караган, ләкин ерак китә алмаган – машинаның алгы тәгәрмәче өзелгән.

Тоткарланган кыз моңа катнашы булуын кире кагырга тырышса да, шаһитлар һәм кызның дуслары рульдә нәкъ менә ул булуын раслый.

Алкотестер кызда алкоголь күләменең рөхсәт ителгән нормадан шактый артыграк булуын күрсәткән, ләкин кыз, «вакытны әрәм итү» дип белдереп, медицина тикшерүеннән баш тарткан.

Хәзер аңа йөртү таныклыгы булмаган килеш машина белән идарә иткән, медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен җавап бирергә, шулай ук бәрдергән автомобильләргә килгән зыянны компенсацияләргә туры киләчәк. Тоткарланучы алга таба тикшерү өчен полициягә китерелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар