Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда исерек ир-ат таныш булмаган кешеләргә пычак белән ташланган, бер кеше һәлак

Өч дус туганнары яши торган йорт янында басып торган. Шул чакта бер фатирдан таныш булмаган ир-ат пычак тотып йөгереп чыккан.

news_top_970_100
Казанда исерек ир-ат таныш булмаган кешеләргә пычак белән ташланган, бер кеше һәлак

Казанның Енисейская урамында бер ир-ат пычак тотып фатирдан йөгереп чыккан һәм узып баручы өч кешегә ташланган. Шуларның берсе һәлак булган. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Җәнҗалда катнашкан ир-атлар барысы да исерек булган. Бары тик һәлак булган ир-ат кына аек иде, дип әйткән талашта катнашкан ирләрнең берсе.

Бер ир-ат үз машинасында ике дустын утыртып Енисейская урамындагы йорт янына алып барган. Бу йортта аларның туганы яшәгән. Алар йорт янында өчесе дә машинадан чыккан. Өч дус туган тиешле кешенең фатирдан чыкканын көтеп урамда басып торган. 

Шул чакта таныш булмаган бер ир-ат йорт тәрәзәсеннән шешәләр ыргыткан, сүгенеп кычкырган. Урамда басып торучылар шул хакта сөйләгән.

Берничә минуттан таныш булмаган ир-ат пычак тотып фатирыннан йөгереп чыккан. Ул урамда басып торган өч кешегә ташланган. 

Машина йөртүче кешегә иң зур зыян килгән. Аның эченә пычак белән кадаганнар. Ул берничә минут эчендә күп кан югалтып, урында һәлак булган. Тагын ике ир-атның аяклары киселгән.

Талаш чыгарган ир-ат кулыннан пычакны тартып алгач, яраланган дуслар аны каты итеп кыйнаган. Ул, аңын югалткан. Шуннан соң ир-атлар полиция чакырткан. Талаш чыгарган ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Аның артыннан ук яраланган ир-атның берсен хастаханәгә озатканнар.

Яраланган ир-ат сүзләренчә, җәнҗалның сәбәбе дә билгесез. "Фатирдагы ир-ат тәрәзәдән кычкырды-кычкырды да, пычак тотып чыгып җитте", -дип сөйләгән ул телеканалга.

Фаҗига белән тәмамланган талашның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак. Тикшерү комитеты "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100