Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ис тиеп үлгән үсмер кыз турында күршеләре: «Яхшы кыз иде»

news_top_970_100
Казанда ис тиеп үлгән үсмер кыз турында күршеләре: «Яхшы кыз иде»
видеодан скриншот

Казанның Авиатөзелеш районындагы шәхси йортта 5 бала ис тиеп агулана, шулар арасыннан 17 яшьлек кыз үлә. Күршеләре аның турында «яхшы кыз иде» дип искә ала. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Әни кеше олы кызын ванна бүлмәсендә таба. Аннары өйдәге тагын 4 бала бер-бер артлы аңын югалта башлый. Куркуга калган хатын күршеләренә ярдәм сорап йөгерә.

Урынга экстрен хезмәтләрне чакырган күршеләр «Татарстан 24» каналы хәбәрчесе белән аралашкан.

«Яхшы кыз иде, күптән түгел генә күрдек, уку йортыннан кайтып килә иде», – дип сөйли күршеләре.

Әни кеше кызын аңына китерә алмый. Шул вакытта башка балалар да ярдәм сорый, аңын югалта башлый. Ванна бүлмәсенә ишек тулысынча ачык кала, сөрем газы башка бүлмәләргә тарала.

Урынга килгән табиблар 4 баланы хастаханәгә алып китә. Белгечләр сүзләренчә, аларның гомерен өлкәннәрнең тиз эшләве коткарган – өйдә бөтен тәрәзәләрне тиз генә ачып куйганнар.

«4 баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә «ашыгыч ярдәм» китерде. Тулысынча медицина ярдәме күрсәтелде һәм диагностика ясалды. Аларны хастаханәгә салу таләп ителмәде. Балалар стабиль халәттә өйләренә кайтарып җибәрелде», – дип сөйләгән клиниканың матбугат сәркатибе Зөһрә Гобәйдуллина.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига ванна бүлмәсендә һава тарту (тяга) дөрес булмау сәбәпле килеп чыга, бу бүлмәдә газ колонкасы һәм казан тора. Хәзер бу өйдә вакытлыча газ бирү туктатылган.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

  • Казанда үсмер кыз сөрем газы белән агуланып үлгән, тагын 4 бала хастаханәдә, дип «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100