Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ир белән хатын җиһазларны ватып талашканда фатирга ут капкан

Күршеләре фикеренчә, ир я хатын махсус рәвештә йорт җиһазларына  ут төрткән.

news_top_970_100
Казанда ир белән хатын җиһазларны ватып талашканда фатирга ут капкан

Казанның Ленская урамындагы күпкатлы йортларның берсендә янгын чыккан. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Күршеләр төтен исен сизеп, янгын сүндерүчеләрне чакыра. Коткаручылар фатирга керә. Анда янгын сүндереп маташучы ике кеше була. Фатирда йорт җиһазлары янып ята.

Коткаручылар янгын электр үткәргеченнән чыккан дип фаразлый.

Тик күршеләр бу версияне кире кага. Аларның сүзләренчә, янгынга кадәр фатирда тавыш була. Ир белән хатын кычкырышып талаша, бүлмәләрдәге җиһазларны җимерә, савыт-саба вата. Күршеләр талашучыларның берсе махсус рәвештә җиһазларга ут төрткән дип ышана.

Хуҗалар исә коткаручыларга аермачык кына итеп янгын сәбәбен әйтә алмаган. Хәзер моны ачыклау белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. Ир белән хатынны участковый сораштыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100