Казанның «Светлая долина» торак комплексында фаҗига булды. 38 яшьлек исерек ир-ат хатынын баласының күз алдында пычак кадап үтерде. Әлеге факт нигезендә җинаять эше ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Тикшерү мәгълүматлары нигезендә, 38 яшьлек хатын-кызның мәетен Нәҗметдинов урамындагы йортларның берсендә тапканнар. Аның аяк-куллары пычак белән яраланган булган.
Моннан тыш, хатын-кызның 3 яшьлек улын тәнендә кыйнау эзләре белән медицина учреждениесенә алып киткәннәр. Балага медицина ярдәме күрсәтелгән.
Ир-ат гаебен таныган. Аңа тиздән чикләү чарасы сайланачак.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 38 яшьлек шикләнелүченең элек хөкем ителгәне булмаган. Ир-ат хәзерге вакытта рәсми рәвештә беркая да эшләмәгән.