news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда ипотекага ике бүлмәле фатир алу өчен аена күпме акча эшләргә кирәк?

news_top
Казанда ипотекага ике бүлмәле фатир алу өчен аена күпме акча эшләргә кирәк?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан яңа төзелгән йортта ипотекага 2 бүлмәле фатир алу өчен, хезмәт хакына иң югары таләпләр теркәлгән шәһәрләр арасына керде. Татарстан башкаласында торак кредиты алу өчен хезмәт хакы 320,5 мең сумнан да ким булмаска тиеш, дип яза РБК.

Мондый керемнәре булучылар Казанда 11,77 миллион сумлык 2 бүлмәле фатирны ипотекага ала ала. Шул ук вакытта, ай саен аның өчен 192,3 мең сум түләргә туры киләчәк.

Хезмәт хакы күләменә таләпләр бары тик Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына югарырак. Россия башкаласында ипотекага 2 бүлмәле фатир алу өчен 527,9 мең сум акча эшләргә кирәк. Тармак аналитиклары мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә яңа йорттагы 2 бүлмәле фатир 19,39 миллион сум тора. Ипотекага алынган мондый объект өчен аена 316,7 мең сум түләргә туры киләчәк.

Санкт-Петербургта таләпләр бераз түбәнрәк – 413,9 мең сум. Мәдәни башкалада мондый керемнәр булганда 15,2 миллион сумлык фатир алуга кредит бирәчәкләр, ә мондый күчемсез милек объекты өчен айлык түләү күләме 248,3 мең сум булачак.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 апрель 2025
    Исемсез
    Нинди эштэ шундый зур хезмэт хакы тулилэр икэн 😙
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар