news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда ипотека алуга караганда фатир арендалау отышлырак чыга

news_top
Казанда ипотека алуга караганда фатир арендалау отышлырак чыга
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Казанда зур булмаган фатир өчен ташламалы ипотека буенча айлык түләү 36,5 мең сум, ә бер бүлмәле фатир арендалауның уртача бәясе – 30 мең сум. Шәһәрдә ташламалы ипотека түләүгә караганда, фатир «снимать» итү 17,8 процентка арзанрак, дип санаган «Домклик» аналитиклары. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Әлеге күрсәткеч буенча Казан Идел буе федераль округындагы башка зур шәһәрләрдән сизелерлек аерылып тора. Пермьдә ташламалы ипотека буенча түләү 26,5 мең, ә фатир арендасы 24,6 мең, аерма – 7 процент. Самарада ипотека 28,1 мең, ә фатир арендалау 26 мең, аерма – 7,5 процент. Уфада ипотека түләве 27,1 мең, ә аренда 25 мең, аерма – 7,6 процент.

Шулай ук Түбән Новгородта аерма зур: ипотека түләве 33,8 мең сумга җитә, ә уртача аренда 28,1 мең. Ягъни, аренда 17 процентка арзан.

Бу шәһәрләрнең барысында да базар ипотекасы арендага караганда күпкә кыйммәт чыга. Казанда түләү аена 43,5 мең – аренда бәясеннән 31 процентка кыйммәт. Түбән Новгородта – 38,6 мең (+27,3%, Уфада – 34,3 мең (+27,2%, Самарада – 34 мең (+23,5%), Пермьдә – 32,4 мең (+24%).

Шулай итеп, Казан Идел буе федераль округында ипотекага караганда аренда отышлырак булган шәһәрләр арасына керә. Стандарт базар кредитлары белән чагыштыруда аерма бигрәк тә сизелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар