news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда йөк машинасы эчендә кысылып калган йөртүче һәлак булган

news_top
Казанда йөк машинасы эчендә кысылып калган йөртүче һәлак булган
Фото: Видеодан скриншот

Кичә кич Казанның Васильченко урамында йөк машиналары катнашында авария булган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Дәүләт автомобиль инспекциясенең якынча мәгълүматларына караганда, «КАМАЗ» йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл читендә туктап торган DAF йөк машинасына югары тизлектә килеп бәрелгән.

Бәрелү бик көчле була: «КАМАЗ» кабинасы изелә, ә йөртүчесе эчтә кысылып кала. Экстрен хезмәтләр тырышлыгына да карамастан, ир-ат «ашыгыч ярдәм» килгәнче вафат була.

Әлеге эш буенча барлык материаллар да Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына тапшырылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар