Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда Җиңү парадында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле сөйгәненә тәкъдим ясаган

news_top_970_100

Казанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Эмиль Герасимов сөйгәне Натальяга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «ТНВ» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Кече сержант тормышындагы мөһим адым ясау турындагы карарны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе парад расчетыннан соң кабул иткән.

Булачак кәләш ризалыгын биргән. Яшьләрне коллектив исеменнән дә котлап чәчәк бәйләме тапшырдылар һәм бергәләп фотога төштеләр.

Коллектив, алкышлап һәм сызгырып, яшь парны хуплады.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100