news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда ике яшь ир-атны берьюлы кадап үтергәннәр, өченчесе хастаханәдә

26 һәм 27 яшьлек ике ир-ат урында ук һәлак булган.

news_top
Казанда ике яшь ир-атны берьюлы кадап үтергәннәр, өченчесе хастаханәдә

Казанда ике кешене кадап үтерүдә шикләнеп, 38 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта "Татар-информ"га үз чыганагы хәбәр иткән.

Кичә Казанның Химиклар урамындагы гараж кооперативларында бер ир-ат пычак белән кадап, ике яшь егетне үтергән. Һәлак булучылар 26 һәм 27 яшьтә булган. Пычаклы ир-ат тагын бер егетне яралаган, анысы хәзерге вакытта хастаханәдә.

Мәрхүм егетләрнең берсенең ике айлык улы ятим калган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар