news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда ике кыз сөрем газы белән агуланган

news_top

Казанның Гарифьянов урамындагы йортларның берсендә ике яшь кыз сөрем газы белән агуланган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, алар җиңел дәрәҗәдә агуланган. Кызлар хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Белгечләр ачыклаганча, әлеге хәлнең сәбәбе вентиляция каналында тарту көче булмау белән бәйле.

Бу очрак сөрем газы белән бәйле куркыныч хәлләрне тагын бер кат искә төшерә: вентиляция һәм төтен чыгару системаларының төзек булуы аеруча мөһим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар