Казанда ике егет һәм ике кыз "Мерседеста" полиция белән узыш ясаган
Казанда төнлә полиция хезмәткәрләре "Мерседес" машинасын туктату өчен, куып йөрергә мәҗбүр булган.
Машина исә светофорга да игътибар итмичә, качып баруын дәвам иткән.
"Хезмәт резервлары" стадионы янында полиция бу "Мерседес"ны туктата алган.
Салонда ике кыз һәм ике егет булган. Алардан алкоголь исе килмәү сәбәпле, наркотикларга тикшерергә озатканнар, дип хәбәр итә tatarstan24.tv.