Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ике егет кибеттәге терминалны күтәреп алып киткән

Алар акчаны алган да терминалны гаражлар янында ташлап калдырган.

news_top_970_100
Казанда ике егет кибеттәге терминалны күтәреп алып киткән
16.мвд.рф

Казанда Гадел Кутуй урамындагы бер кибеттән түләү терминалын урлаганнар. Ике егет терминалны күтәреп алып чыгып киткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, 13 августта иртәнге дүрт тирәсендә ике егет азык-төлек кибетенең тамбурына керә. Алар банкоматны кулларына күтәрә һәм урамга алып чыга. Караклар банкоматны машинага салып алып китә.

Җинаятьчеләр 200 мең сум чамасы зыян китергән. Бу — 29800 сум терминал бәясе һәм терминалда булган 170 мең сум чамасы акча.

Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнәләр. Алар каракларның автомобилен ачыклый, аннары аларның шәхесләре дә билгеле була. Бу Казанда яшәүче 22 һәм 26 яшьлек ике егет булып чыга. Алар терминалны ватып ачкач, бөтен акчаны. буш терминалны исә гаражлар янына илтеп ыргыталар.

Каракларга карата «урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Егетләрнең берсен сак астына алганнар, икенчесе өй сагында тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100