Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ике балалы ир махмырдан куела торган капельницадан соң үлгән

news_top_970_100

Казанда яшәүче ир-ат махмырдан билгеләнә торган капельница куйдыргач үлгән. Бөтенләй дә аракы эчмәгән ир-ат, 2 бала әтисе, үләр алдыннан яздырган видеосында бик авырлык белән генә сөйләшә.

Вафат булган 30 яшьлек Виталийның хатыны Регина бу хәлләрнең ничек башланганын сөйләгән. Регина социаль челтәрдә таныш косметологы Энҗе Сиагатовада витаминнардан капельница рекламасы күрә. Регина бала тапканнан соң тәне шешенеп интеккән һәм, шушы капельницалар ярдәм итәр, дип уйлаган. Ире дә, иммунитетын күтәрер өчен. витаминнар алырга уйлый. Аккаунтында үзен «топовый косметолог» дип атаган теге танышыннан Регина капельницага һәм препаратларга заказ бирә.

Косметолог витаминнарны кадарга Регина белән Виталий яшәгән «Тургай» коттедж бистәсенә үзе килә. Клиентлар сөйләгәнчә, Энҗе ир белән хатынның нәрсәгә зарлануын да сорашмаган, хроник авырулары яки препаратларга аллергия бармы-юкмы икәнен дә белешмәгән. Виталий белән Регинага 8 меңлек «махсус эремә» кадаган да китеп барган.

Ир белән хатын шул ук көнне үзләрен начар хис итә башлый: икесенең дә температурасы күтәрелә, кан коса башлыйлар. Соңрак Регинаның хәле яхшырып китә, ә менә ирен ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәргә туры килә. Хастаханәдә табиблар Виталийны коткарырга тырышып карый, тик процедурадан соң икенче көнгә ул гастрит аркасында ашказаны һәм эчәклегендә кан китүдән вафат була (Виталийның хроник гастрит булган).

Регина сүзләренчә, аларга, сәламәтләндерә торган витаминлы капельница урынына, алкоголикларга һәм наркоманнарга махмырдан ясый торган капельница куйганнары ачыклана. Регина иренең спиртлы эчемлекләр эчмәвен, бернәрсә дә кабул итмәвен әйтә.

Үлгән ирнең 2 кечкенә баласы калган. Виталийның хатыны инде берничә ай косметологны җаваплылыкка тартырга тырыша, тик тегесе үз эшчәнлеген әле дә дәвам итә, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

Бу хәбәрдән соң, башка төрле мәгълүмат та чыкты. Кайбер чыганаклар язуынча, ир-атның бөтенләй эчмәве дөрес тә булмаска мөмкин. Гаилә махмырдан куела торган даруларны үзләре үк сорап алган, дигән мәгълүмат бар. Ир тыелган матдәләр кулланган, дип шикләнәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100