Казанда Горький шоссесында ике пассажир автобусы бәрелешкән. Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында «Татар-информ» Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, медицина ярдәме сорап 10 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Зыян күрүчеләр арасында 4 бала да бар. Аларны Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар, хәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Юл-транспорт һәлакәте урынында биш ашыгыч ярдәм бригадасы эшләгән.