news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда хуҗаларга үпкәләгән кунак хатын фатирга ут төрткән

Тулай торакта янгын вакытында ике кеше үлә, дүрт кеше агулана.

news_top
Казанда хуҗаларга үпкәләгән кунак хатын фатирга ут төрткән
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Казанның Актай урамындагы тулай торакта 7 декабрьдә кичке якта янгын чыга. Тикшерү версиясе буенча, янгын ут төртү аркасында килеп чыккан. «Ике яки аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын чыккан вакытта бүлмәдә 43 яшьлек хуҗа ир-ат, аның белән бергә яшәүче 40 яшьлек хатын була. Алар янып үлә. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар тулай торактан 23 кешене эвакуацияли. Алар арасында җиде бала була. Бу кешеләрне табиблар карый. Дүрт ир-ат төтен белән агуланган, аларны хастаханәгә озатканнар.

Фатирга ут төртүдән шикләнеп 31 яшьлек хатынны кулга алганнар. Ул моңа кадәр алты тапкыр хөкем ителгән булган инде. Әлегә бу хатын гаебен танымаган.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига булган кичтә бу бүлмәдә хуҗа ир-ат, аның хатыны һәм кунак хатын өчәү салып утыралар. Бер мизгелдә кунак хатын талаш башлый. Хуҗалар аны куып чыгара, кире кертмиләр.

Шуннан соң кунак хатын үпкәли һәм этажда булган барлык чүп-чарны җыеп, үзен үпкәләткән кешеләр яши торган бүлмә ишеге төбенә сала һәм ут төртә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар