Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда хоккей матчы вакытында үсмерләр күмәкләп сугышкан

Казанның «Ракета» командасы хоккейчылары Кировның «Родина» командасы спортчылары белән талашкан.

news_top_970_100
Казанда хоккей матчы вакытында үсмерләр күмәкләп сугышкан
Владимир Васильев

Дәрвишләр бистәсендә яшүсмерләр арасында туплы хоккей буенча турнирда җәнҗал чыккан. Казанның «Ракета-2004» һәм Кировның «Родина» командаларында уйнаучылар күмәкләп сугышкан.

«Бу спорт конфликты иде. Матч беткәч, егетләр гафу үтендә, төрле хәлләр була бит. Судьялар үзләрен дөрес тотты. Алар уенны туктатты, малайларны аера башладылар. Бу принципиаль уен», — дип аңлатты «Ракета» спорт мәктәбе директоры Виктор Андреев.

Андреев сүзләренчә, спортчылар да, аларның әти-әнисе дә турнирны оештырудан канәгать калган. «Барысы да канәгать, алар тагын бирегә килергә тели. Бездә балалар өчен турнирлар күптән булганы юк иде, киләчәктә дә дәвам итәргә телибез», — диде ул.

Турнирда Казанның «Ракета-2004» һәм «Ракета-2005», Ульяновскиның «СДЮШОР-Волга», Кировның «Родина» һәм Новокуйбышескидан «Нефтяник» командалары катнашты. «СДЮШОР-Волга» беренече урын, «Нефтяник» икенче, «Родина» өченче урын яулады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100