news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда хезмәт дәресендә бер малай аяксыз кала язган

Укытучы игътибарын читкә юнәлткән арада малай тимер калай табагы өстенә егыла.

news_top
Казанда хезмәт дәресендә бер малай аяксыз кала язган
Владимир Васильев

Казанның Совет районында урнашкан бер мәктәптә җиденче сыйныф укучысы дәрестә яралана. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Малай башка сыйныфташлары белән бергә технология дәресенә килә. Бер мизгелдә укытучы игътибарын читкә юнәлтә. Шул арада малай тимер калай табагы өстенә егыла. Металл табакның очлы кырыена киселеп, баланың аягында тирән яра барлыкка килә.

Малайны хастаханәгә алып китәләр, сыйныф җитәкчесе аны озата бара. Мәктәптә тикшерүләр була. Шуннан соң технология укытучысына кисәтү игълан ителә.

Хәзер бу очракны күзәтчелек органнары тикшерә, алар дәресләрдә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлешен тикшерәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар