news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда һәм Чаллыда ике ир-ат үз фатирларында янгын корбаннары була язган

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә ир-атларны янгыннарда коткаруның ике очрагы турында хәбәр иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

news_top
Казанда һәм Чаллыда ике ир-ат үз фатирларында янгын корбаннары була язган
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең МАКСтагы каналы

Казанның Восстание урамы буенча 25 нче йортта 4 нче каттагы фатирда кием-салым һәм башка төрле әйберләр янган. Янгын мәйданы 1 кв. м тәшкил иткән. Янгын нәтиҗәсендә 1967 елгы ир-ат зыян күргән.

«Фатирга кергәч, янгын сүндерүчеләр йорт хуҗасының ярдәмгә мохтаҗ булуын күреп алган. Зыян күрүчегә шунда ук битлек кидергәннәр, шуннан соң янгын сүндерүчеләр аны носилкада урамдагы куркынычсыз урынга алып чыкканнар. Тәне пешкән ир-атны РКБга озатканнар», - диелә хәбәрдә. Янгынның тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыгуы ачыклана.

Икенче вакыйга Чаллыда ут белән саксыз эш итү сәбәпле булган. Комаров урамындагы 17 нче йортта урнашкан биш катлы йортның өске катындагы фатирда җиһаз һәм йорт кирәк-яраклары янган. Янгынның мәйданы 8 кв. м тәшкил иткән.

«Янгын сүндерүчеләр ут камап алган фатирда 1973 елгы ир-атны тапкан. Зыян күргән кешегә янгын сүндерүчеләр битлек кидергән һәм баскычтан урамга алып чыгып, ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар. Табиблар ир-атны БСМПга озаткан, анда ис белән агулану диагнозы куелган», – дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар