news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда халык санын алып йөрүче хатынны баскычтан төртеп төшергәннәр

Биредә яшәүче ир-ат фатирлар буйлап җанисәпне язып йөрүче хатынны төртеп еккан, аягыннан сөйрәп подъезддан чыгарып аткан.

news_top
Казанда халык санын алып йөрүче хатынны баскычтан төртеп төшергәннәр
https://tatarstan24.tv

28 октябрьдә кич белән Казанның Кутузов урамындагы 17 йорт подъездында халык санын алырга килгән хатынга һөҗүм иткәннәр. Биредә яшәүче ир-ат бу хатынны подъезддан куып чыгара башлаган, хатын китәргә дип борылгач, артыннан төртеп җибәргән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Сукканнан соң, хатын егыла һәм баскычтан тәгәрәп төшеп китә. Ир-ат хатынны төрткәләвен дәвам итә һәм аягыннан сөйрәп подъезддан чыгара», — дип аңлатканнар шәһәр буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Имгәнгән хатынны йорт яныннан хастаханәгә алып киткәннәр. Суд-мед экспертиза билгеләнгән.

Ир-атны хокук саклаучылар тоткарлаган.

Күршеләре сүзләренчә, ул гаражда этләр асрый, аларны ашатып тора, кичләрен йөртергә алып чыга.

«Бу кеше әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркынычка әверелеп бара. Аның җәзасызлык хисе барлыкка килгән инде», — ди биредә яшәүче Светлана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар