Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда үги атасы тибә-тибә кыйнаган үсмер кызның талагы өзелгән

Исерек ата 13 яшьлек кызны төнлә белән имгәтеп ташлый.

news_top_970_100
Казанда үги атасы тибә-тибә кыйнаган үсмер кызның талагы өзелгән
https://pixabay.com

Казанда яшәүче 38 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. Ул «алдан уйлап сәламәтлеккә җитди зыян китерү» маддәсе буенча гаепләнә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 14 ноябрьдә төнлә белән Киров районындагы фатирларның берсендә исерек ир-ат 13 яшьлек үги кызын кыйный. Ул балага аяклары белән тибә. Үсмер кыз энесен тиешенчә карамаган өчен кыйнала. Кыз бала кычкырган тавышны ишетеп, күрше бүлмәдәге әнисе уяна һәм ашыгыч ярдәм чакыра.

Баланы хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аның талагы өзелгән булуын ачыклый.

Шуннан соң ир-ат өйдә җәнҗал чыгара, аны полиция сак астына ала.

Үги ата гаебен тулысынча таныды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100