news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда «ГАЗель» машинасы яшь кызны таптаган мизгел видеога эләккән

news_top
Казанда «ГАЗель» машинасы яшь кызны таптаган мизгел видеога эләккән
Фото: © Видеодан скриншот

Казанның Яраткан урамында «ГАЗель» йөртүчесе 22 яшьлек кызны бәрдергән мизгелнең видеосы чыкты. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Йөртүче артка таба барганда кызны күрмәгән. Җәяүле исә кагыйдәләрне бозган һәм янәшәдә генә тротуар булса да, юлның машиналар йөри торган өлешеннән барган.

Зыян күрүчене «ГАЗель» астыннан чыгару өчен кран кулланырга туры килгән. Кыз имгәнгән һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 ноябрь 2025
    Исемсез
    Казанда яшәгән кешегә алла ярдәм бирсен, анда транспорт чараларына хәрәкәт өчен бер уңайлык та юк.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар