Казанда газ шартлаудан зыян күргән йортның 18 фатирында яшәүчеләрне күчергәннәр
Казанда Лукин урамындагы күпкатлы йортта газ-һава катнашмасы шартлап янгын чыкканнан соң, 18 фатирда яшәүчеләрне башка урыннарга күчереп торганнар. Бу хакта Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары телеграм-каналында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
«11 кеше вакытлыча яшәү пунктына җибәрелде. Бер кешегә дә куркыныч янамый. Иртәгә белгечләр йорт конструкцияләренең зарарлануын җентекләп тикшерәчәк. Кешеләрне үз фатирларына кайтару мөмкинлеге турындагы карар тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк», – диелә хәбәрдә.
Искәртеп үтик, кичә кич Казанның Лукин урамында күпфатирлы йортның 7 нче катында янгын чыкты. Фаҗига урынын аралаганда, янгын сүндерүчеләр ир-ат мәете тапты. Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы күпфатирлы йортта газ шартлау факты буенча тикшерү башлады.