Бүген төнлә Казанда Тэц урамында Mercedes фурасы яна башлаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгын кабинадан башланган, дип яза «Татарстан-24» порталы.
Янгын мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны сүндерә алганнар. 54 яшьлек фура йөртүчесе зыян күргән, ул да үз автомобилен сүндерергә тырышкан – аны, куллары пешкән килеш, Республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.