Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда фотосессия ясау өчен биш үзенчәлекле урын

Хәзер фотографияләр истәлек өчен генә ясалмый, алар кеше тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелеп бара. Матур фотосурәтләр тышкы кыяфәтнең төз булуыннан гына гыйбарәт түгел. Моңа бәйле урын сайлау проблемасы да туа. КФУның 3 курс студенткасы «Интертат» өчен мәкаләсе фото хакында яза.

news_top_970_100
Казанда фотосессия ясау өчен биш үзенчәлекле урын
pixabay.com/ru

Махсус биналар арендаламыйча, Казанда бушлай фотога төшеп булган гаҗәеп табигатьле урыннар да җитәрлек. Башкалабызның биш иң гүзәл, ләкин бик үк популяр булмаган урыннарын тәкъдим итәм.

Дендрарий 

Агачлар, куаклар һәм башка уникаль үсемлек төрләре үрчетә торган территория бу. Мондый урынга еш кына туристлар кертелә һәм шуңа да агачлар тирәлеген бозмау сорала. Ул шәһәр читендә урнашкан, ләкин вакытыгызны юлга сарыф итүегез, һичшиксез, юкка китмәячәк.

Садовый бистәсе, Вехов урамы, 1 йорт

Асылмалы күпер

Казансу елгасы аша узучы асылмалы күпер узган гасырда ук төзелгән булуга карамасан, әле күптән түгел генә кешелеккә мәгълүм булды. Ә хәзер социаль челтәрләр татарстанлыларның бу күпердә төшкән фотосурәтләре белән тулды. Күпер массакүләм мәгълүмат чараларында басылган сюжетлардан соң таныла.

Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Николай Трофимов аны үз көче белән торгыза. Инстаграмда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Дядя Коляга үз рәхмәтен белдерде. Хәзер Крутушкадагы бу күпер истәлекле урын санала һәм «Дядя Коля күпере» исемен йөртә. 

Мәркәзебезнең нәкъ үзәгендә урнашкан Дәүләт банкы күп очракта игътибардан читтә кала, ә биредә берничә локациядә шәп фотосессия оештырырга була. Әйтик, мәсәлән, баскычка утырып, я булмаса ишек, капка яки тәкъдим ителгән фотодагы сыман Богоявленский соборы фонында матур фотографияләр килеп чыга. Таш колонналарга гашыйк булганнарга исә бу урын аеруча да күңеленә хуш киләчәк. Гаҗәеп архитектурага ия почмакта тематик яки урам стилендәге фотосессияләр ясау отышлы булыр.

Стрит арт

Мәхәббәткә һәм урам язмаларына гашыйк булганнарның Бакый Урманче урамында урнашкан «Любовь и добро» стрит арты берсүзсез күңеленә хуш киләчәк. Бу почмакны тематик яки урам стилендә фотосессия ясау өчен иң кулай урыннардан берсе дип әйтү ялгыш булмас.

Рус-немец Щвейцариясе

Казанда рус-немец Швейцариясе дип аталган урын барлыгы бик сирәк кешегә генә мәгълүм. Ике яктан да куе үсемлекләр белән уратып алынган бу тоннельга кадәр я сукмак буйлап җәяү, я тау велосипедында гына барып җитеп була. Ул зур йөк машиналары үтү өчен дә исәпләнгән, ләкин якындагы грунт юлына кадәр чокыр буйлап 200 метрга якын аралык бар! Кем һәм ни өчен бу тоннельне төзегән дигән сорау да туа.

Барби йорты

Алсу төсне яратучы кешеләр, бигрәк тә кызлар Барби йортын ошатыр. Ул янәшәсеннән узучы һәркемнең игътибарын искиткеч дизайны, татар оонаментлары белән җәлеп итеп тора. Биредә уңышлы фотолар килеп чыксын өчен төрле ракурс сайларга мөмкин. Мәсәлән, урамнан туры өйгә илтә торган баскычта фотосурәтнең атмосфералы килеп чыгачагына бернинди дә шигең булмасын!

Фотографлар киңәшләре

Энҗе Кашафова, фотограф:

Беренче чиратта үзеңә ошаган фотографны табу кирәк, ә аннан соң инде образлар турында уйлый башласаң да була. Фотографияләрегез үзенчәлекле килеп чыгуын телисез икән, интернет челтәреннән төрле идеяләр эзләп, аларны фотограф белән берлектә киңәшләшеп чынга ашыра аласыз.

Мин, мәсәлән, клиентларыма һәрвакыт бу эштә булышам, кирәк икән үземнең аксессуарларымны да биреп торам. Матур һәм сыйфатлы фотографияләрне кайда да ясарга мөмкин, бары дөрес вакытны сайлый белү кирәк. Җәй, яз айларын күз алдында тотабыз икән сәгать кичке алтыларда, кояш байганда искиткеч сурәтләр килеп чыга. Бу вакытта кояш нурларының төсмере дә үзенә бертөрле.

Ә менә төшке аш вакытында мин фотосессия оештырырга тәкъдим итмәс идем, чөнки фотога төшүченең тән төсе матур булмый, аннан күз астындагы күгәрекләр күренә. Шулай ук агачның яшел төсмере тәнгә бирелмәсен өчен агач астына басып төшү кирәкми. Көзен, кышын, киресенечә, сәгать бишкә кадәр төшү әйбәт булыр. Әгәр фотографтан башка гына фотосессия ясарга уйласагыз, телефон ярдәмендә дә әйбәт кадрлар эшләргә мөмкин, айфон булса бигрәк тә. Нибары ракурсны тота, тирә-юньдәге гүзәллекне күрә белү кирәк.

Риназ Җамалиев, фотограф:

Фотосессиянең нәтиҗәсе әйбәт килеп чыгуын теләсәгез, алдан әзерләнергә кирәк. «Берәр нәрсә килеп чыгар әле» дип фотосессияга бару еш кына өметләрне акламый. Баштан нинди фотолар теләгәнегезне аңларга, аннан туры китереп кием сайларга, прическа, макияж ясап (кызлар очрагында), реквизитларны барларга киңәш итәм. Урын сайлау да бик мөһим роль уйный. Барысы да образга, стильгә туры китереп эшләнелә. Көнен, вакытын да дөрес сайларга кирәк. Казаныбызда тематикага туры килерлек матур локацияләрнең төрлесен табарга була.

Позалар исә аерым бер «китап». Кемдер фотосессиягә килгәндә бу китапны укып килә, ә кемдер ачып та карамаган була. Фотога төшкәндә кулны, аякны кая куярга, башны ничек борырга дигән сораулар күпләр өчен зур проблема булып тора. Эшне җиңеләйтәм дисәгез, позаларны алдан интернеттан карап куегыз. Ошаганнарын, мәсәлән, телефонга терки аласыз.

Бүгенге көндә күп кенә смартфоннар да өстәмә режимнар ярдәмендә сыйфатлы кадрлар ясый. Бу очракта да берничә кагыйдәне истә тоту кирәк. Мәсәлән, кояш биектә булганда биттәге шәүләне контрольдә тотарга яки ышык җирдә төшәргә, якын-тирәдәге йортлардагы ут чагылышына игьтибар итәргә, фонны күзәтергә, төрле ракурслардан төшереп карау зур әһәмияткә ия.

Аннан фотолар ошамаган очракта да бушлай, дусларча төшергән кешенең башын катырмаска һәм үпкәләмәскә киңәш итәм.

Җырчы һәм блогер Лилия Хайруллина фотографны ничек сайлый?

Минем өчен фотография — ул үз фикереңне җиткерү. Шуңа бер дә креатив булудан курыкмыйм. Күп кенә артистлар гел елмаеп, «тәтәй» фотографияләр куя, ә мин фотоларда төрле халәтеңне күрсәтү кирәк дип табам. Идеяләрне, бигрәк тә образларны, гадәттә, үзем уйлап чыгарам, ләкин илһам килмәгән чаклар да булгалый. Менә шул вакытта «Нинди тәкъдимнәрегез бар?» — дип фотографка мөрәҗәгать итәсең.

Фотографны сайлаганда аның инде төшерелгән фотоларын карыйм, сыйфат ягына зур игътибар бирәм. АФотограф белән уртак тел табу, фотосессия барышында үзеңне комфорт хис итү дә минем өчен бик мөһим. Әгәр сиңа уңайсыз булса, ул йөздә чагылыш табачак һәм шуннан кеше эмоцияләрнең ялган булуына төшенә. Блогер булгач үзем дә, бигрәк тә әни белән видеолар төшергәндә әллә ничә дубль ясыйм, чөнки караучылар безнең хисләргә ышанырга тиеш дип саныйм.

Мин, мәсәлән, студиядә төшәр өчен бер, урам стилендәге фотосессия булса, икенче фотограф белән эш итәм, чөнки берсе утны шәп көйләсә, башкалары шәһәрне яки табигатьне бөтен яклап күрә белүгә сәләтле. Минем фикеремчә, һәр локациянең үз фотографы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100