Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда Finiko финанс оешмасына нигез салучы Кирилл Доронин тоткарланган

Былтыр декабрь аенда «Финанс пирамидасы оештыру» маддәсе буенча җинаять эше ачылган иде.

news_top_970_100
Казанда Finiko финанс оешмасына нигез салучы Кирилл Доронин тоткарланган
https://pixabay.com

«Татар-инофрм» агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Казанда Finiko финанс оешмасына нигез салучы Кирилл Доронин тоткарланган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе оперативниклары аны бүген көннең беренче яртысында тоткан.

Агентлык белешмәсе буенча, Кирилл Доронинны Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенең Губкин урамында урнашкан бинасына сорау алуга чакырганнар, шунда аны тоткарлаганнар.

Былтыр декабрь аенда «Финанс пирамидасы оештыру» маддәсе буенча җинаять эше ачылган иде. Компания офисларында тентүләр булды.

Июль уртасында Finiko кертемчеләре акчаларын шәхси кабинет аша чыгара алмавы ачыкланды. Кулланучылар аккаунтларына керә алмады. Бер атнадан соң хокук саклаучыларга кертемчеләрдән шикаятьләр килә башлады, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100