Азат Төхвәтуллин Finico финанс пирамидасы турындагы җинаять эше буенча тоткарланган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Татар-информ»га билгеле булганча, хәзерге вакытта аңа Finico финанс пирамидасын оештыручыларның берсе буларак гаепләү белдерелгән.
Агентлык мәгълүматлары буенча, Төхвәтуллинны атна башында ук тоткарлаганнар. Тоткарлау вакытында ул каршылык күрсәткән, шуңа күрә аңа карата административ эш тә кузгатылган.
Соңрак аны Мәскәүгә китергәннәр. Суд аны ике айга сак астына алу турында карар чыгарган.
Ачык чыганаклардан күренгәнчә, Азат Төхвәтуллин — дизайнер, шулай ук төзелеш һәм күчемсез милек белән идарә итү өлкәсендә эшләүче берничә компаниягә нигез салучы. Аларның берсе Иннополиста коммерция күчемсез милеген үстерүче компания буларак билгеле, диелә хәбәрдә.