Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда февральдә һәм мартта нинди һава торышы булачак?

КФУ экспертлары гыйнвар-февральдәге һава торышы аномалияләре турында сөйләде һәм язга һава торышы фаразларын әйтте.

news_top_970_100
Казанда февральдә һәм мартта нинди һава торышы булачак?
Татар-информ архивы

Гыйнвар нинди булды?

Декабрь ае коры һәм салкын булса, гыйнвар җылы һәм карлы иде. Кышның икенче аенда һава торышы тотрыксыз булды. Зәмһәрир салкыннар да булды, әмма алар озак дәвам итмәде.

«Иске Яңа ел алдыннан, 13 гыйнварда иң түбән температура булды. „Казан-Университет“ метеостанциясендә -28,2 градус теркәлде, республиканың көнчыгыш районнарында температура 38 градуска кадәр төште. Казанда аэропорт тирәсендә -35 градус салкын күзәтелде», — диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

«Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, гыйнварда уртача айлык температура нормадан 2,7 градуска югары булган һәм -9,5 градусны тәшкил иткән. Ай дәвамында якынча 66 мм кар яуган, бу исә нормадан 30 процентка югары. Ике тапкыр көчле кар яву да булды. 14 гыйнварда 15,9 мм, ә 10 гыйнварда 10,7 мм кар яуды.

«13 гыйнварга каршы төндә иң түбән температура булды — -28,2 градус. Җылы температура рекорды (2,9 градус) 25 гыйнварда булды, бу көнне тарихи максимумнан артып китте. Өч көн дәвамында — 24-26 гыйнварда җепшетте», — диде КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.  

Узган айның икенче декадасы иң салкыны булды, бу вакытта һава температурасы нормадан 5,4 градуска түбәнрәк иде. Декадада уртача температура -16,8 градусны тәшкил итте. Беренче һәм икенче декада җылы булды. Беренче декадада температура нормадан 3 градуска, ә икенчесендә 6,7 градуска югары иде.  

11 гыйнварда Казанда КФУ метеостанциясендә кар катламы 45 см булган, бу башка елларга караганда ике мәртәбә күбрәк. Әмма соңрак көннәр җепшеткәч, кар утырды һәм хәзер нормага туры килә. Димәк, бүген кар катламы 46 см.

Аномаль декада

КФУ профессоры мәгълүматлары караганда, февральнең беренче декадасында Казанда температура аномалиясе 2-3 градусны тәшкил итә. 1-4 февральдә аномаль җылы булачак, ә соңыннан сизелерлек суытачак. Климатик исәпләүләр буенча, февраль башы - салкын чор. Норма буенча 10 февральгә кадәр уртача көнлек температура шәһәрдә 12-13 градус салкынны тәшкил итә. 2 февральдә норма буенча -12,4 градус булырга тиеш. Фактта хәзер уртача көнлек температура нормадан 6 градуска югары.

«Февральнең беренче декадасы, гадәттә, елның иң салкын көннәре була, әмма чынлыкта болай булмаячак. Көнбатыштан килгән тотрыксыз процесс күзәтелә, шуңа күрә җылы һәм салкын һава чиратлаша. 5 февральдән башлап температура -20 градуска кадәр төшә башлаячак», — диде Юрий Переведенцев.

Суытыр алдыннан — бу җомгада шәһәрдә көчле кар явуы көтелә. Бер тәүлектә 13 мм кар ятачак. Алга таба температура төшә башлаячак һәм ул дүрт-биш көнгә сузылачак. Төньяк җиле исәчәк, буран, җәяүле буран булырга мөмкин.

«Ни өчен мондый күренешләр була? Чөнки без фронталь системалары йогынтысында калабыз — кичә окклюзия фронты иде, кар күп булды. Көнбатыш процессы бара, безнең аркылы җылы, бари дулкыннар уза. Тотрыклы, озакка сузылган тенденцияләр юк. Мәсәлән, декабрьнең беренче яртысында блоклый торган антициклон урнашкан иде һәм һава торышы бер төрле генә булды. Алдагы көннәрдә мондый хәл көтелми», — диде профессор.

Карлы февраль

Тулаем алганда, февраль нормадан 1-1,5 градуска җылырак булачак. Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, явым-төшемнәр айлык нормадан 20 процентка артып китәчәк. КФУ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, бу ай гадәттә карлы булмый, 40 мм явым-төшем ята. «Казан-Опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, ай дәвамында шәһәрдә 28 мм кар ява. Күрәсең, бу ай искәрмә булачак.

«Казан-Опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Казанда февраль аенда уртача күпьеллык температура -11,6 градусны тәшкил итә. «Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, кышның соңгы аенда уртача айлык температура -10,6 градус. Метеостанцияләрнең мәгълүматлары аерыла, чөнки алар шәһәрнең төрле якларында урнашкан — берсе үзәктә, берсе читтә.

Җылы март

Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка ясалган фаразлары буенча, Идел буе федераль округында март аенда температура нормадан югары булачак. Әгәр бу фараз чынга ашса, яз иртә киләчәк һәм җылы булачак.

«Үзәк, Идел буе, Урал федераль округларында, Көньяк һәм Себер федераль округларының күп өлешендә, шулай ук Чукоткада уртача айлык температура нормадан югары булыр дип көтелә. Шул ук вакытта Үзәк һәм Идел буе федераль округында, Урал федераль округының күп өлешендә, Забайкальеда уртача температура 2020 елның мартына караганда түбәнрәк булачак», — диелгән Россия Гидрометеорология сайтында.

Язга озак вакытлы фаразлар турында әйткәндә, КФУ профессоры бер нәрсәгә игътибар итте. Ай башы гына аномаль җылы булырга мөмкин, ә соңыннан көннәрнең суытуы ихтимал. Яз башына төгәл фаразлар әйтү мөмкин түгел, диде Юрий Переведенцев. Күпьеллык уртача күрсәткечләр буенча, Казанда мартта уртача көнлек температура -5,1 градусны («Казан-Опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча) һәм -4,2 тәшкил итә («Казан-Университет метеостанциясе мәгълүматлары буенча).

Кар кайчан эриячәк?

Уртача көнлек температура нольдән узгач, кар эри башлый. Казанда бу, гадәттә, 31 марттан 3 апрельгә кадәр була. Шәһәрдә кар катламы 9-11 апрельдә эри башлый. Узган елда яз бер айга иртәрәк килде, чөнки кыш «европача» булды, февральдә яңгыр яуды. КФУ белгечләре моның яңадан кабатланырга мөмкин булуын да кире какмый.

Юрий Переведенцев әйтүенчә, безнең шәһәрдә март аенда бераз явым-төшемнәр була. «Казан-Опорная» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, бу айда явым-төшемнәрнең уртача айлык суммасы - 29 мм, ә «Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча 34 мм була. Язның беренче аенда көн белән төн тигезләшә. 20 мартта көн төнгә тигез булачак. Кыш айларына караганда, мартта кояш күбрәк булачак. Әмма мартның күчеш чоры булуын да истән чыгарырга ярамый, шуңа күрә һава торышы тотрыксыз булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100