news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда фатир хуҗасына җылылык өчен 30 мең сумлык квитанция килгән

news_top

Казанда яшәүче ир-атка торак-коммуналь хезмәтләр өчен арттырып саналган квитанция килгән. Мессенджерларда шул турыда мәгълүмат таралды, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

59 квадрат метр мәйданлы 3 бүлмәле фатир хуҗасына октябрь ае өчен 29 700 сумлык түләү кәгазе җибәргәннәр. Идарәче компания моны системада ялгышлык булу белән аңлаткан.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе идарәче компаниягә тиешле таләпләрне бозуга юл куярга ярамавы турында кисәтү ясаган һәм хатаны төзәтүне таләп иткән.

Торак инспекциясендә, республика халкы түләү документы буенча аңлатма сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы, дип искәртәләр.

Моның өчен саналган сумманың дөреслеген тикшерүне сорап идарәче компаниягә, ширкәт яки кооператив рәисенә мөрәҗәгать юлларга кирәк.

Идарәче компания мөрәҗәгатьне теркәргә һәм номерын гариза бирүчегә хәбәр итәргә тиеш. Бу очракта мөрәҗәгать 3 эш көнендә карала.

Гариза бирүчегә түбәндәге мәгълүмат хәбәр ителергә тиеш: йорттагы исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча ай саен кулланылган коммуналь ресурслар күләме, күп фатирлы йортның торак һәм торак булмаган өлешләрендә кулланылган хезмәтләрнең гомуми күләме, куллану нормативы буенча исәпләнгән хезмәтләр саны, күп фатирлы йортның гомуми милкен карап тоту максатында кулланылган коммуналь ресурслар күләме.

Әгәр җавап соң килсә, тулы булмаса яки бөтенләй килмәсә, бу – идарәче компанияләрнең лицензия таләпләрен бозуы дип санала. Димәк, бу – Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә күрсәтмә чыгару һәм Административ хокук бозулар кодексының 14.1.3 нче маддәсе 2 нче өлеше буенча штраф салу өчен нигез булып тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар