29 майда Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның якты истәлегенә багышланган концерт була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
«Өзелмәс моң» тамашасында гармунчы һәм җырчы Фән Вәлиәхмәтов репертуарыннан халык җырлары, заманча композицияләр һәм импровизацияләр яңгыраячак.
Концертка керү бушлай. Чакыру билетлары буенча Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фән Вәлиәхмәтов 1951 елда Башкортстанның Шаран районындагы Хафиз авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гавис оста гармунчы, әнисе ягыннан апасы Тимербикә авылның иң моңлы җырчысы була. Аңа җырчы һәм гармунчы сәләтләре ике яктан килгән.
Фән Вәлиәхмәтов өздереп тальянда уйнап җырлый. Аның репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Роза Сәхәветдинова, Рим Хәсәнов һәм башка композиторларның җырлары бар. Ә инде «Герман көе», «Зөләйха», «Шахта», «Күгәрчен гөрлидер», «Рамай», «Урман», «Әрәмә», «Мәк чәчәге» һәм башка бик күп татар халык җырларын Фән абый кебек үзәкләргә үтеп керердәй итеп башкаручы тагын бармы икән?!
2024 елның октябрендә Фән Вәлиәхмәтов йөрәк чиреннән вафат булды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистына быел 18 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде. Мәшһүр тальянчы, җырчы Фән Вәлиәхмәтовның калдырган иҗат мирасы, искиткеч моңы халык күңелендә мәңге яши, диелә әлеге хәбәрдә.