news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда фаҗига: исерек әти улын чәнчеп үтергән

news_top
Казанда фаҗига: исерек әти улын чәнчеп үтергән
видеодан скриншот

Узган төндә Казанда гаилә низагы фаҗига белән тәмамланган. Биредә исерек әти улын чәнчеп үтергән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Короленко урамындагы йортта, якынча белешмә буенча, ир-атлар хәмер эчеп утыра. Аннары талаша башлыйлар. Талаш сугышка әверелә. Әти кеше кулына пычак ала һәм улына суга.

Күршеләре сүзләренчә, ир-атлар икесе дә еш эчә, сугышалар. Ләкин бу гаилә башта бик зыялы була, әниләре үлгәч кенә бар да үзгәрә. 5 ел буена ир-атлар акылга килә алмый, ди күршеләр.

Ләкин улын үтергән ир-атның атасы күршеләре сүзләрен кире кага, барысы да улы аркасында килеп чыкты, ди. Улы атасын яратмый, еш кына атасын кыйный, шуңа күрә бу очрак үз-үзеңне яклау була. Урында тикшерүчеләр эшли, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар