Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда фаҗига: 6 кеше утырган «Лада» баганага бәрелеп, сытылып беткән

news_top_970_100
Казанда фаҗига: 6 кеше утырган «Лада» баганага бәрелеп, сытылып беткән

Казанда 6 кеше утырган «Лада» машинасы башта бетон баганага бәрелгән, аннары әйләнеп капланып, сытылып беткән. Фаҗига Җиңү проспекты белән Зорге урамы чатында була.

«Маш-иптәш» каналы мәгълүматлары буенча, машина белән идарә иткән егетнең автомобиль йөртү таныклыгы булмаган. Ул әтисе машинасын алып чыгып киткән. Яшьләр төялешкән машина зур тизлектә күпер баганасына барып бәрелгән. 5 яшүсмерне республиканың Балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Алар арасында умыртка баганасы сынган кыз да бар. Ул алдагы утыргычта утырган була. Артта барган пассажирларның берсе урында ук һәлак булган.

Соңрак Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары чыкты. Рәсми мәгълүматлар буенча, машина йөртүчегә 23 яшь. Һәлак булган кешегә 31 яшь булган. Зыян күргән иң яшь кешегә 17 яшь, иң олысына – 52.

«Маш-иптәш» телеграм-каналы урнаштырган видео янына кайберәүләр фикерләрен дә язып калдырган.

««Машинаны әтисеннән алган» – менә сиңа тәрбия»;

«Коточкыч. Ата-аналарын жәллим. Акмакларга дәрес булган. Казанда алай чабып йөрүчеләр күп»;

«Каешларга кирәк бу балаларны. Кыз инвалид калырга мөмкин, икенчесе – кабердә. Ата-аналары жәл»;

«Бөтен кеше дә мондый хәлдә калырга мөмкин. Яшүсмерләрдә курку хисе юк, башларында җил уйный, зур булуларын исбатлыйсылары, «текә» булып күренәселәре килә. Бик куркыныч яшь, әти-әниләргә һәрвакыт игътибарлы булырга, шул ук вакытта акча да эшләргә кирәк, дошманыңа да язмасын. Чаллыда да шундый хәл булды, «права»сыз йөргәннәр, алар артыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре киткән, нәтиҗәдә, машина бәрелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләрен гаепле итеп калдырдылар, имеш, кумаган булсалар, бар да яхшы тәмамланган булыр иде. Ә бу юлы күпер гаепле булачак»;

«Хәзер ата кеше, машина ачкычын яшермәгән өчен, бу фаҗига өчен җавап бирәчәк», – дип фаразлаучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100