Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда этләр талап үтергән дип фаразланган хатын-кызның телефонын тапмаганнар

news_top_970_100

Кичә, 9 ноябрьдә, Казанның Самосырово бистәсендә коточкыч фаҗига булды. Тынычлык урамындагы җитештерү базасы янында куаклар арасында 48 яшьлек хатын-кызның эт талаган мәете табылды. Ул бистә янындагы «Весна» торак комплексында «Пятерочка» кибетендә эшләгән.

Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз эшенә юлны кыскартмакчы булган. Каршына этләр чыккач, сукбайлар көтүеннән качарга тырышкан: тирән булмаган чокырдан чыккан, аннары ялан кырга таба йөгерергә тотынган. Ләкин анда аны этләр куып җиткән.

Хатын-кызга шул тирәдәге җитештерү базасы территориясендәге этләр ташланган, дип фаразланды. Аларның саны бирничәгә дистәгә җитә. Бүген база территориясендәге 15 этне алып киткәннәр, аларны приютка җибәрәчәкләр, дигән мәгълүмат чыкты.

«KazanFirst» журналисты бүген фаҗига урынында булган. Бу кырда бүген бер төркем кешеләр һәлак булган хатын-кызның мобиль телефонын эзли, чөнки мәет янында телефон булмаган. Аны кемдер кара ният белән алып киткән булырга мөмкин, дигән фараз бар.

Җитештерү базасындагы этләрне тотканнар һәм укол кадап үтереп алып киткәннәр, дип тә яза «Маш иптәш» каналы. Канал мәгълүматларына караганда, 15ләп эт турында сүз бара. Алар – «Буревестник» компаниясенеке булган базадан. Директорның исеме Иосиф Лифшиц. База хуҗасы үз этләренең һөҗүмгә катнашы булуын кире кага. Аның сүзләренә караганда, районда 6 билгесез эт йөри, алар зират ягыннан шул кырга килә.

Көчекләрне база капкасы янына, янәсе, җирле халык үзләре ташлап киткән, дигән мәгълүмат та бар.

Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә киңәш итте һәм һәлак булучының туганнарының кайгысын уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елда Самосыровода эт аулауга нибары 2 гариза булган.

Бу бистәдә яшәүчеләр диңгез контейнерларын арендалау буенча компания базасында яшәүче агрессив этләрдән зарлана. Эт аулау хезмәткәрләре база хуҗасының ризалыгыннан башка территориягә эләгә алмаган. Тикшерүчеләр бу этләрне тоту шартларын ачыклый.

Прокуратура тикшерү башлады. Мәет, үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен, экспертизага җибәрелгән. Җирле халык хакимияттән агрессив этләр белән проблемаларны хәл итү буенча ашыгыч чаралар күрүне таләп итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100