Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда эт зиратына әверелгән фатир тапканнар – куркыныч видео

news_top_970_100
Казанда эт зиратына әверелгән фатир тапканнар – куркыныч видео

Казанның Ямашев проспектындагы бер йортта эт зиратында әйләнгән фатирдан барлык этләрне алып киткәннәр. Күршеләре эт өрүенә, тараканнарга һәм сасы искә 2015 елдан ук зарланган була, дип яза «Mash Iptash» Телеграм-каналы.

Фатир хуҗасы элемтәгә бармаган, этләрен иртән иртүк яки төнгә таба гына урамга алып чыга торган була. Ул хастаханәгә китә, танышыннан хуҗалыгына күз-колак булып торуны сорый. Таныш хатыны фатирдагы мәхшәрне күрә һәм «Зоозабота» белгечләренә шалтырата.

Волонтерлар чүп-чар арасында берничә сәгать актарына – 2 этнең баш сөяген, яңарак үлгән 1 эт үләксәсе таба, исән этләрне дә көч-хәлгә санап чыгалар.

Иң зәгыйфь 2 этне (берсе буаз, берсенең кистасы була) шундук алып китәләр, тагын 3 этне икенче көнне алып чыгалар. Калган этләрне тагын 1 көннән соң килеп алалар – чөнки фатирда теләсә -нәрсә өелгән, һәм этләр янына керерлек булмый.

Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәләр – анда булышырга вәгъдә бирсәләр дә, соңгы мизгелдә юкка чыгалар: этләрне алып китеп бетергәч кенә чистартабыз, дип әйтәләр. Соңыннан активистлар участковыйдан ярдәм сорарга уйлый, тик анысы хәтта күршеләренең шалтыратуына да җавап бирми. Ахыр чиктә, активистлар фатирны үзләре чистартырга мәҗбүр була. Фатир хуҗасы барысын да күрә, 11 эте булуын әйтә. Белгечләр исә 8 эт саный: бишесен беренче килгәндә, өчесен соңгы мәртәбә килгәндә саный. Калганнарын шушы этләр үк ашап бетергән булырга мөмкин, дип саный алар. Хуҗага карата хайваннарга кырыс мөнәсәбәттә булган өчен гариза язганнар. Аның этләрен «Зооүзәктә» ветеринарлар карый һәм аларга яңа йорт табачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100