Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда эшмәкәрне үтергәннәр: җинаятьчене эзлиләр

Мәет янында өч пычак тапканнар.

news_top_970_100
Казанда эшмәкәрне үтергәннәр: җинаятьчене эзлиләр
Казанда сантехника сата торган кибетнең 34 яшьлек директорын үтергәннәр. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Андрей Шептицкий әйткән.

Иртә белән туганының эшенә килгән хатын мәетне тапкан һәм полициягә хәбәр иткән.

Мәрхүм ирнең гәүдәсендә пычак белән ясалган дүрт яра булуы ачыкланган. Мәет янында өч пычак тапканнар. Алар үтерү коралы булган дип фаразлана.

Тикшерүчеләр урындагы видеокүзәтү камералары язмасын алганнар. Кадрларда эшмәкәрне үтерүче сурәтләнгән.



Тикшерүчеләр җинаять эше ачылган.

Үтерүче турында мәгълүматы булган кешеләргә полициягә мөрәҗәгать итәргә сорыйлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100