news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда электровелосипедта юл аша чыгып барган курьерны машина бәрдереп үтергән – видео

news_top

Кичә кич Казанда Копылов һәм Побежимов урамнары киселешендә фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Jetour автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә электровелосипедта юл аша чыгып барган курьерны бәрдергән. Ул Яндекс заказлар китерү хезмәте курьеры булган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, курьер юлга светофорның кызыл сигналы янганда чыккан. Якынча 25 яшьтәге ир-ат, алган җәрәхәтләрдән, юл-транспорт һәлакәте урынында ук һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар