Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда элеккеге хатынын үтергән, баласын яралаган Төркия кешесен кулга алдылар

news_top_970_100
Казанда элеккеге хатынын үтергән, баласын яралаган Төркия кешесен кулга алдылар
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Казанда узган шимбәдә кечкенә баласы күз алдында хатынын үтергән 49 яшьлек Эцфел Мэтэны кулга алганнар. Ул ике ил – Төркия һәм Германия гражданины. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Минем 2 балам бар. Төп гражданлыгым – Төркиянеке, икенчесе – Германиянеке. Рәсми эшем юк, 2 кечкенә балам бар. Яман шеш белән авырдым, элек хөкем ителмәдем», – ди гаепләнүче.

Судта ул консуллык вәкилләрен һәм үзенең адвокатын таләп иткән. «Мин кичә адвокатка шалтырату мөмкинлеген бирүләрен сорадым. Сез минем хокукларымны кысасыз, адвокат белән очрашырга ирек бирмисез. Мин үземне адвокатсыз ничек яклаячакмын?» – ди ул.

Башка адвокат булмаганлыктан, Эцфел Мэтэ мәнфәгатьләрен билгеләнгән адвокат тәкъдим иткән. Тикшерүче Төркия һәм Германия гражданинын 2 айга тикшерү изоляторына җибәрергә сораган, чөнки иректә ул тикшерүдән качып китәргә яки шаһитларга янарга мөмкин. Прокуратура тикшерүченең үтенечен хуплаган.

Суд чит ил кешесен 2 айга тикшерү изоляторына җибәрү карарын чыгарган.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу кеше 35 яшьлек хатынын пычак белән кадап үтергән. Шулай ук ул үзенең 3 яшьлек баласын яралаган, ул хәзер хастаханәдә ята.

Хатын-кызның мәетен узган шимбәдә табалар. Ир-атны шул ук көнне тоткарлыйлар, моңа кадәр ул берничә сәгать ачык тәрәзәдә басып, үз-үзенә кул салу белән яный.

Билгеле булганча, алар аерылышкан булган. Алар Төркиядә танышканнар, аннары Германиягә күчеп киткәннәр. Берникадәр вакыттан соң хатын, баласын алып, Казанга качып кайткан булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100