news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда элек депутат булган Горшунованың ирен үтергәннәр

news_top

Казан танк училищесының башлыгы урынбасары булып эшләгән полковник, ресторатор Валерий Хахинны үтергәннәр. Аның мәетен Япеев урамындагы фатирда тапканнар. Отставкадагы полковникны берничә тапкыр чәнчегәннәр. Мәет келәмгә төрелгән була. Җинаятьчеләр аны фатирдан чыгарырга ниятләгән булырга мөмкин.

Хахинның хатыны башта бикле фатирга керә алмаган, ире белән нидер булган дип куркып, полиция чакырткан.

Җинаять эше кузгатылган. Мәрхүмнең хатыны – Мария Горшунова, ул Казан шәһәр Думасының элеккеге депутаты һәм эшмәкәр, «Сытый папа» оешмасы челтәре хуҗасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар