Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда егермеләп кеше күмәкләшеп сугышкан

news_top_970_100
Казанда егермеләп кеше күмәкләшеп сугышкан
видеодан скриншот

Узган шимбәдә Казанның Зорге урамындагы барларның берсендә егермеләп кеше күмәкләшеп сугышкан. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Кич белән соң гына бирегә берничә экипаж белән полиция хезмәткәрләре килә. Тик сугышучыларның бер өлеше качып китәргә өлгерә. 

Сугышта катнашкан ир-ат сүзләренчә, аңа берьюлы берничә кеше һөҗүм иткән. Аннары аның дуслары да сугышка кушылган. Бар хуҗасы аларны аерырга маташкан. Шул чакта аның үзенә дә эләккән.

Шулай да хуҗа кеше бу хәлгә, көн дә була торган, гадәти вакыйга дип карый, шаяртмакчы була, диелә хәбәрдә.

Күмәк сугышта катнашучылар полиция килгәнче үк татуланышкан, беркем дә, гариза язып, бер-берсен җинаять җаваплылыгына тартырга теләмәгән.

Полиция килгәнче, каршы төркем качып өлгергән. Барда утырган башка кунакларның дәгъвасы булса гына, бу кешеләрне полиция эзләячәк.

Сугышта катнашучыларның калганнары исә, киемнәрендә кан таплары булуга карамастан, кичәне дәвам иткән, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100