news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда 20 яшьлек егет җиденче каттан егылып төшеп һәлак булган

news_top
Казанда 20 яшьлек егет җиденче каттан егылып төшеп һәлак булган
Фото: © «Татар-информ», архив

Казанда Горький шоссесында урнашкан торак йортның җиденче катыннан егылып төшү нәтиҗәсендә 20 яшьлек студент гомере өзелгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, аның үлем алдыннан язып калдырган хаты табылмаган. Бу хакта «Происшествия Татарстан» телеграм-каналы яза.

Мәгълүматлар буенча, 20 яшьлек яшь егет торак йортның җиденче катындагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук җан биргән. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары булган хәлнең шартларын һәм сәбәпләрен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар